Гомер турасында баллада

Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең.
Теләкләрең, синең, хак сымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сымак.

Дөнья бездән генә калмаган ул,
Килер бер чак үлем — ят кунак.
Аусам иде шул чак, бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып ауган ат сымак.

Оставьте комментарий