Исән чакта

Килгәнбез икән дөняга
Түгелдер бит ул юкка
ашыгабыз тырышабыз
керердәй булып утка

Исән чакта аяк, куллар
дөнья диеп йөгерәбез
җырларга да эшләргә дә
барына өлгерәбез.

Тормыш йөген тартуларын
була кайчак бик авыр
Морадына җитешәдер
тик булганнары сабыр.

Исән чакта аяк, куллар
дөнья диеп йөгерәбез
җырларга да эшләргә дә
барына өлгерәбез.

Башың имә беркайчан да
уйлаганнар уң булсын.
Корган ояларыбызга
ак бәхет килеп тулсын.

Исән чакта аяк, куллар
дөнья диеп йөгерәбез
җырларга да эшләргә дә
барына өлгерәбез.

Оставьте комментарий