Онытмыйк

Артта калсалар да күпме көннәр
Онытылмый шаңлы ул еллар.
Батырларны данлап,
Җиңү җырын җырлап,
Алмашынды ничә буыннар…

Нигә көтмәдең?

Озатканда суздың кулларыңны
“Исән йөреп сау кайт балам!” — дип
Кем уйлаган, шушы саубуллашу
Соңгы саубуллашу булыр дип

Кайтмадыгыз туган илләргә (икенче вариант)

Яу кырлары күптән инде тынды,
Яу эсләрен еллар күмделәр.
Шул кырларда ятып калганнар мы,
Еллар аша илтер күңелләр?

Кайтмадыгыз туган илләргә (беренче вариант)

Сез кайларда ятасыз да икән,
Нинди туфрак, нинди җирләрдә?
Кайтабыз дип киткән идегез дә бит,
Кайтмадыгыз туган илләргә.

Еллар аша баш иябез

Таң нурларын күз яшенә манчып,
Озатып калганнарым — еракта, —
Көтә белсәң, җиңеп кайтырмын, — дип
Әйтеп киткән сүзең колакта.

Гасырлар кешесе

Җир халкы яктыга, җылыга сусады,
Торса да йолдызлар нурында.
Бармы соң җиһанда тиңләрлек бер кояш
Гасырлар кешесе Ленинга!

Ветераннар җыры

Кызыл ефәк кебек җилфердәп,
Комсомолда үтте яшьлегем.
Хәзер инде ветеран булсам да,
Йөрәк әле һаман яшь минем.