Нигә көтмәдең?

“Исән йөреп сау кайт балам!” — дип
Кем уйлаган, шушы саубуллашу
Соңгы саубуллашу булыр дип

Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!” — дидең
Ә нишләп соң әнием көтмәдең!?

Юлдаш булды әнкәй догаларың
Ураганда Афган җирләрен
Тәрәзәгә шакып күзгә карый
Сине сорап нәни песнәгең

Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!” — дидең
Ә нишләп соң әнием көтмәдең!?

Еллар узды, тормыш башка инде
Гаиләм бар — минем терәгем
Оныкларың үсеп буйга җитте
Кызганыч тик, әнкәй, күрмәдең

Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!” — дидең
Ә нишләп соң әнием көтмәдең!?

Оставьте комментарий