Газинур урманы

Урманчы булган Газинур
Урманнарга җырлап кергән
Ак каеннар арасында,
Кошлар моңын тыңлап йөргән.

Газинур урманын кичтем
Җәйнең матур бер таңында.
Узәкләрне өзеп — өзеп,
Кәккүк кычкырган чагында.

Ак каеннар белә микән,
Кәккүк тәвышы нигә серле?
Кәккүк моңына күчкәндер
Газинурның газиз гомре…

Газинур урманын кичтем
Җәйнең матур бер таңында.
Үзәкләрне өзеп — өзеп,
Кәккүк кычкырган чагында.

Урманчы булган Газинур
Урманнарга җырлап кергән
Ак каеннар арасында,
Кошлар моңын тыңлап йөргән.

Ак каеннар белә микән,
Кәккүк тәвышы нигә серле?
Кәккүк моңына күчкәндер
Газинурның газиз гомре…

Оставьте комментарий