Шәҗәрә

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр-кайчан туган-үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кагәзьгә теркәгән.

Шәҗәрәмне алга салып,
Коръәнемне кулга алып,
Ихластан кылам дога:
Үлгәннәр тыныч йокласын,
Исәннәр җырлап яшәсен,
Нәсел ыруыма бер үк
Бәрәкәт бир син, Ходай!

Килер туар буыннарга
Ядкарь булсын шәҗәрә,
Якынайсын бар туганнар,
Ерагаймасын ара.
Ходай безгә үзе биргән
Газиз якын туганны.
Кеше бер дә ятим түгел
Янда булса туганы.

Шәҗәрәмне алга салып,
Коръәнемне кулга алып,
Ихластан кылам дога:
Үлгәннәр тыныч йокласын,
Исәннәр җырлап яшәсен,
Нәсел ыруыма бер үк
Бәрәкәт бир син, Ходай!

Якын hәм ерак туганга
Җан тартсын hәм кан тартсын,
Имин булсын туган йортлар,
Нәсел-ырулар артсын.
Үксез ятим булмаума
Ходаема мең рәхмәт,
Нәселемә, ыруыма
Ходай бирсен бәрәкәт.

Шәҗәрәмне алга салып,
Коръәнемне кулга алып,
Ихластан кылам дога:
Үлгәннәр тыныч йокласын,
Исәннәр җырлап яшәсен,
Нәсел ыруыма бер үк
Бәрәкәт бир син, Ходай!

Оставьте комментарий