Иделкәем (беренче вариант)

Иделемә төшеп сулар алам,
Иделләрдән чиста сулар юк.
Җан сөйгәнне көтеп яшим һаман,
Күңелемдә башка уйлар юк.

Иделкәйнең биек ярларында,
Карлыгачлар гына оясы.
Язмышлардан узмыш булмаса да
Җан сөйгәнне килми җуясы.

Иделкәйгә карап таңга калам,
Кайгыданмы суы болганган?
Язмышлардан узмыш булса булыр,
Мин барыбер сиңа булалмам.

Оставьте комментарий