Сабантуй (дүртенче вариант)

Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңон тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.

Сабантуй (өченче вариант)

Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Курай моңын тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.

Лирик табын җыры

Бөек бәйрәм таңында
Яндыр, күгем, тагын да
Яктырак йолдызыңны!
Чакыр, илем, табынга
Батырлыкта танылган
Улыңны һәм кызыңны,
Улыңны һәм кызыңны!

Көмеш туйлар

— Кемнәр үтте әле урамнардан,
Кыңгыраулар тагып, пар атта?
Күпме халык бәйрәм итә бүген,
Туйларың да торсын бер якта.

Каз өмәсе (икенче вариант)

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Бәйрәм җыры (икенче вариант)

Алтын туйлы бәйрәм бүген,
Дуслар җыелган бергә.
Уйларым китә әйләнеп
Үткән озын гомергә.
Яулык болгый ераклардан,
Яшьлегем тирәкләре.
Хәтерләтеп үтәннәрне
Җилкетә йөрәкләрне.