Бәйрәм җыры (икенче вариант)

Дуслар җыелган бергә.
Уйларым китә әйләнеп
Үткән озын гомергә.
Яулык болгый ераклардан,
Яшьлегем тирәкләре.
Хәтерләтеп үтәннәрне
Җилкетә йөрәкләрне.

Күтәрик без бакалларны,
Бәллүр моңы чыңласын.
Тормыш кадерләрен белик,
Үкенечкә калмасын.

Үткән елларның сагышы
Агып китсен суларда.
Яшьлек җырларын төшерик (искә алыйк)
Бүген алтын туйларда.

Күтәрик без бакалларны,
Бәллүр моңы чыңласын.
Тормыш кадерләрен белик,
Үкенечкә калмасын.

Оставьте комментарий