Гармунчы бәхете
Аклы ситсы күлмәк кисәң,
Килешәдер ак батист;
Егет булса, шундый булсын:
Я гармунчы, я артист.
Аклы ситсы күлмәк кисәң,
Килешәдер ак батист;
Егет булса, шундый булсын:
Я гармунчы, я артист.
Начар егеттән түгелмен,
Сөйгәнем дә бер дигән,
Тик көнләшәм азырак кына
Гармунчы Галәвидән.
Мин дә гармунчы малае,
Миңа да гармун таныш.
Җанымны ташлый актарып,
Гармуннан аккан тавыш.
Эх, гармуның, гармуныңда
Гармуныңның тавышы!
Уйна дәртле, шат-көйләрне,
Бетсең йөрәк сагышы.
Гармуныңны уйныйсың да
Тәрәзәмнән үтәсең:
Күз карашларың бик матур,
Үзәгемне өзәсең.
Нихәл итим, гармунчыбыз
Гашыйк булды үземә;
Гармун уйнарга онытып,
Карап тора күземә.
Бүген минем туган көн,
Тугыз яшем тулган көн.
Кунаклар килде безгә,
Күңелле өебездә.
Кунаклар миңа бүген
Гармун бүләк иттеләр.
Гармунчы булып үс, дип,
Теләк теләп киттеләр.
Гармун, гармун, гармуннарның
Алтын-көмеш телләре.
Урамнарда берәү йөри,
Абау ла, гармуннары.
Ник моңая гармуннары,
Әллә бармы моңнары?
Гармун, гармун,
Гармун, гармун, шул.
Балачактан гармун уйнап,
Җырлап үстем мин.
Җитмәсәмдә озын буйга
Аптырамим мин.
Гармун телләренә салам
Йөрәгемнең моңнарын.
Алар урап кире кайтыр
Яшьлегемнең елларын.