Гармункаем, дускаем

Бүген минем туган көн,
Тугыз яшем тулган көн.
Кунаклар килде безгә,
Күңелле өебездә.
Кунаклар миңа бүген
Гармун бүләк иттеләр.
Гармунчы булып үс, дип,
Теләк теләп киттеләр.

И гармуным, гармуным,
Гармункаем, дускаем.
Үсәрмен мин, үсәрмен
Гармун уйнаган саен.

Гармунымның билендә
Сары матур каешы.
Былбыл бардыр эчендә,
Шуңа матур тавышы.
Гармунымны уйнатам,
Күреген сузып тартам.
Эчендәге былбылын —
Сандугачын сайратам!

И гармуным, гармуным,
Гармункаем, дускаем.
Үсәрмен мин, үсәрмен
Гармун уйнаган саен.

Оставьте комментарий