Гармунчы булсаң иде

Начар егеттән түгелмен,
Сөйгәнем дә бер дигән,
Тик көнләшәм азырак кына
Гармунчы Галәвидән.

Кызлар алдында үзе дә
Кыланчык инде бигерәк,
Нигә инде шулай итеп
Өздереп уйнау кирәк?

Кызлар яраталар шуны,
Ярата шуны кызлар,
Әйтерсең, язгы кояштан
Эриләр кышкы бозлар.

Күзләренә ут токана,
Көйдереп йөрәгеңне.
Сандугач булып талпына,
Тирбәтеп тирәгеңне.

Начар егеттән түгелмен,
Сөйгәнем дә бер дигән,
Тик көнләшәм азырак кына
Гармунчы Галәвидән.

Эшкә барган чак булмасын,
Кайткан чагы булмасын,
Гармун тавышын ишеттисә,
Оныта бөтен дөньясын.

Үзе тыңлый, үзе җырлый,
Кырын сала да башын.
Яшәмим мин аның өчен,
Ишетсә гармун тавышын.

Ни әйтсәң дә, йөрәк бар бит,
Йөрәксез тусаң иде,
Юк, йөрәксез яшәп булмый,
Гармунчы булсаң иде.

Оставьте комментарий