Дәшмә миңа, соң инде
Кочагыңнан тартып алды
Каты куллы язмышым.
Ә мин юләр, ычкынмыйм дип,
Кулларыңа ябыштым.
Кочагыңнан тартып алды
Каты куллы язмышым.
Ә мин юләр, ычкынмыйм дип,
Кулларыңа ябыштым.
Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Үтәр диеп белмәдем.
«Элек кызлар сайлый идек» —
дип мактана агайлар.
Хәзер авылларда яши
әбиләр вә бабайлар.
Ничек әйтеп бирим икән
Сиңа булган хисемне?..
Җырларыма кушып җырлыйм,
Иркәм, синең исемне.
Алманың алтын чагы,
Көзләрнең салкын чагы.
Алтын алмам, кил яныма,
Ачык кайнар кочагым.
Сөю билгесе булыр, дип,
Ак чәчәк бүләк иттең.
Ак чәчәкләр белән бергә
Ак бәхетләр дә көттем.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.
Син яраткан алсу йөзләр
Елмаеп көлеп торсын.
Кая барсаң да өеңә
Кайтасың килеп торсын.
Язмыш җиле, үтенәмен синнән
Калдырмачы мине ялгызым.
Алып килче рәхәт көннәремне
Үзгәрт әле усал язмышым.
Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
Томырылып чапкан ярсу алмачуар
Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.