Сары кашкарыйлар

Өзгәләнеп көттем кабат күрешүне,
Килдең менә бүген яңадан.
Бүләк итеп биргән сары чәчәкләрең
Аерылуга диеп юрадым.

Нигә таңнар бик тиз ата икән?

Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?

Мәхәббәтнең соңгы төне

Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Мин яратмыйм, ә син — мине.
Безнең сөю инде күптән киткән,
Аерылырга вакыт җиткән.

Көткәннәргә авыр

Тагын китә, диеп өзгәләнмә,
Моң-зарларга, зинһар, уралма.
Син җаныма якын булган кебек,
Кадерле бит миңа юллар да.

Калдыр сөю

Аккошлары китте,
Китте тирән күлнең,
Бәхет эзләп түгел, читләргә.
Миндә китеп барам,
Сөюемнән качып,
Яшь калдырып синең күзләрдә.