Язмыш җиле

Язмыш җиле, үтенәмен синнән
Калдырмачы мине ялгызым.
Алып килче рәхәт көннәремне
Үзгәрт әле усал язмышым.

Әй гомернең алтын минутлары,
Китмәскә дип кире килегез.
Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
Тик бәхетле мине итегез.

Язмыш җиле әйтче әле миңа,
Күпме калды икән көтәсе?
Тынычлыгы белән күңелемнең
Килә алда гомер итәсе.

Әй гомернең алтын минутлары,
Китмәскә дип кире килегез.
Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
Тик бәхетле мине итегез.

Әй илаһым, ярдәмеңнән мие
Ташламассың әле ышанам.
Яңа таңның һәр бер иртәсендә,
Җанда өмет тоеп уянам.

Әй гомернең алтын минутлары,
Китмәскә дип кире килегез.
Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
Тик бәхетле мине итегез.

Оставьте комментарий