Ак чәчәкләр (бишенче вариант)

Сөю билгесе булыр, дип,
Ак чәчәк бүләк иттең.
Ак чәчәкләр белән бергә
Ак бәхетләр дә көттем.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Сулдылар кулларымда.
Нигә генә очрадың син
Тормышым юлларымда?

Башканы якын иттең дә
Хушлашмыйча да киттең.
Ак чәчәктәй хисләремне
Кырау суккандай иттең.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Сулдылар кулларымда.
Нигә генә очрадың син
Тормышым юлларымда?

Синнән башка кыен миңа,
Синсез ничек яшәрмен?
Син калдырган чәчәкләргә
Тама кайнар яшьләрем.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Сулдылар кулларымда.
Нигә генә очрадың син
Тормышым юлларымда?

Оставьте комментарий