Тәрәзәңә ай килер
Хатлар көтмә, хат язалмам,
Ятлар кулына керер.
Минем хат булып кичләрен
Тәрәзәңә ай килер.
Хатлар көтмә, хат язалмам,
Ятлар кулына керер.
Минем хат булып кичләрен
Тәрәзәңә ай килер.
Чыксаң таңда иңнәреңә
Салып зәңгәр шәлеңне,
Таң җилләре килеп сөйләр
Сиңа минем хәлемне.
Су буена төшкән идем,
Яфрак ярган тал-тирәк шул.
Яна дисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
Син бер генә караш салдың миңа,
Йөзең күркәм, тик карашың сүлпән.
Күкрәгендә ялкын саклаганчы,
Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!
Күзләремә туры карадың:
— Бергә булыйк, — дидең, — гомергә!
Мин назландым, уйлап җавапны,
Син теләдең тизрәк белергә.
Төрле чәчәк тулы яшел болын,
Талларында сайрый сандугач.
Ап-ак чәчәк аткан шомырт тагын —
Шунда барам сине сагынгач.
Килмә, дидем, син килдең —
Бер дә сабыр итмәдең.
Диңгез уртасында күргәч,
Каршы якка итмәдең.
Диңгез уртасында күргәч,
Каршы якка итмәдең.
Сукмак ачтым, улак куйдым
Челтер-челтер чишмәгә.
Сөйгән ярны көтеп йөрим
Серләремне чишәргә.
Үкенмә үткәнгә,
Үткәннәр калганнар.
Каушама, кушылса
Чынлыкка ялганнар.
Ага чишмә сулары —
Бик салкын тамчылары.
Кайчанга кадәре барыр
Йөрәгем ярсулары?