Су буена төшкән идем,
Яфрак ярган тал-тирәк шул.
Яна дисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
Сикереп-сикереп агадыр кар суы,
Ник басылмый йөрәгем ярсуы?
Безнең авыл аркылы ла
Ага суның салкыны шул.
Су сипсәң дә басылмыйдыр
Янган йөрәк ялкыны.
Нигә пешми икән лә җир җиләк?
Нигә яна икән лә бу йөрәк?
Агып китте, агып китте
Яулыгым кар суына шул.
Ах, җаныем, чыдый алмыйм
Йөрәгем ярсуына.
Сикереп-сикереп агадыр кар суы,
Ник басылмый йөрәгем ярсуы?