Тыңлаусыз мәхәббәт

Килмә, дидем, син килдең —
Бер дә сабыр итмәдең.
Диңгез уртасында күргәч,
Каршы якка итмәдең.
Диңгез уртасында күргәч,
Каршы якка итмәдең.

Инде хәзер килмисең,
Бир кулыңны, димисең.
Әй, мәхәббәт, нигә син
Бер дә тыңлый белмисең?

Батам, дидем, син дәшмәдең,
Яшен булып яшьнәдең.
Янып торган күзләремне
Бер син генә яшьләдең.
Янып торган күзләремне
Бер син генә яшьләдең.

Инде хәзер килмисең,
Бир кулыңны, димисең.
Әй, мәхәббәт, нигә син
Бер дә тыңлый белмисең?

Мине ташлап, син киттең.
Буй җитмәс ярга җиттең,
Тимер кебек йөрәгемне
Кәгазь ясап, көл иттең.
Тимер кебек йөрәгемне
Кәгазь ясап, көл иттең.

Инде хәзер килмисең,
Бир кулыңны, димисең.
Әй, мәхәббәт, нигә син
Бер дә тыңлый белмисең?

Оставьте комментарий