Тәвәкәллә

Син бер генә караш салдың миңа,
Йөзең күркәм, тик карашың сүлпән.
Күкрәгендә ялкын саклаганчы,
Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!

Бакчагызда сайрый бер сандугач,
Мин дә ярсып турагыздан үтәм,
Тәрәзәдән яшерен караганчы,
Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!

Кавышырга вәгъдә бирдек икәү,
Атаң-анәң риза булырмы икән?
Ике йөрәк бергә тибә икән,
Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!

Оставьте комментарий