Түзем бул, егет!

Күзләремә туры карадың:
— Бергә булыйк, — дидең, — гомергә!
Мин назландым, уйлап җавапны,
Син теләдең тизрәк белергә.

Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул:
Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул!

Керфекләрең бик еш күрешә,
Хәлләреңне аңлыйм, төшенәм.
Ник егетләр шундый түземсез?
Әллә көтү кызлар эшеме?

Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул:
Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул!

Ялындыру бераз кызларга
Бик килешә, тиеш белергә!
Егет булсаң, мең кат кабатла:
— Бергә булыйк, — диеп, — гомергә!

Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул:
Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул!

Оставьте комментарий