Таң йолдызы

Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.

Тургай (дүртенче вариант)

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туган үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.

Тургай (икенче вариант)

Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
Яз килгәндә, хәбәр китер,
Юлың безнең уңайга,
Юлың безнең уңайга.