Таһир — Зөһрә

Чәчүргечем, чәчүргечем
Чәчемне үрер өчен.
Таһир үлгән Зөһрә өчен,
Мин үләм синең өчен.

Таһир мескен Зөһрә өчен
Зинданнарда кичләгән;
Башын кисәм дисәләр дә,
Вәгъдәсеннән кичмәгән.

Таһир белән Зөһрәне
Агызганнар суларга;
Йөреп-Йөреп кавыша аямасак,
Без дә охшарбыз шуларга.

Биек тауның комлыклары,
Ялтырый алтыннары.
Таһир-Зөһрәдән калган
Аерылу ялкыннары.

Оставьте комментарий