Туган якның кичләре
Ак томанга күмелә.
Күңелемдә сагыну хисе
Сагышланып түгелә.
Уйнап үткән су буйлары
Төшләремә керәсең.
Моңая күңелем синсез —
Оныталмам, күрәсең…
Сандугачлар каршылый
Моңлы җырлары белән.
Җырларың моңга калды
Аерылып киткәч синнән.
Уйнап үткән су буйлары
Төшләремә керәсең.
Моңая күңелем синсез —
Оныталмам, күрәсең…
Канатларын талдырып
Коштар кайта теәелеп.
Кайтырга юлга чыгам
Сагындым бик өзелеп.
Уйнап үткән су буйлары
Төшләремә керәсең.
Моңая күңелем синсез —
Оныталмам, күрәсең…