Туган якны сагыну

Туган якка кайтып киләм әле
Яшьлек эзе буйлап уйланып.
Газиз әнкәм юлдан күзен алмый
Көтә сыман һаман моңаеп.

Күптән онытылган сукмаклардан
Балачагым гүя чыгар күк.
Минем хисләремне аңлагандай,
Моңсу җырын суза бер кәккүк.

Ямьле язлар инде артта калган
Ургылып аккан күпме сулар да.
Әнкәм назы бер дә онытылмый,
Сагындыра ерак юлларда.

Оставьте комментарий