Туган җир (беренче вариант)

Кочаклап дулкыннарыңны
Яз суларын иңләнем,
Шарлап аккан суларыңны
Җанчишмәгә тиңлһдем.

Эй, туган җир, туган җир,
Шиңми, тынми торган җир.

Чырмалчыгыңа уралып
Гиздем урманнарыңны,
Карт имәннәрдән сөйләтеп
Оныта алмас даннарыңны.

Эй, туган җир, туган җир,
Шиңми, тынми торган җир.

Һәр чәчәккә бал кортындай
Килде кунасыларым,
Болыннарда болыннардай
Җилеп уйнысыларым.

Эй, туган җир, туган җир,
Шиңми, тынми торган җир.

Күпме эчсәм дә суларың
Канмады сусауларым.
Күчте генә күңелемә
Ургылып ярсуларың.

Эй, туган җир, туган җир,
Шиңми, тынми торган җир.

Оставьте комментарий