«Мине сөйсәң, бер җыр чыгар!» — дидең
«Йөрәгеңдә матур җыр тусын».
«Тик соңлама, — дидең, — айрылганда
Миңа килер юлың уң булсын».
«Айлы кичтә күрешербез», — дидең.
Син килгәндә кара төн иде.
Тәрәзәмне соң калып кактың,
Күрешергә инде соң дидем.
Әгәр сөйсәң җыр чыгармы икән
Йөрәктәге кайнар хис сулсын.
Сулмаганга соңлап җыр чыгардым,
Гомерлеккә юлдашым булсын.