Сөртә алмадым, әнкәй, күзләреңне

Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз дип,
Әнкәйгә кул биреп тормадык.
Үзебез дә белми, туган җирдә
Соңгы җырыбызны җырладык.

Сөртә алмадым яшьле пар күзеңне,
Җилләр алды, әнкәй, сүзеңне.
Ерагайган саен якынрак,
Ягымлырак тойдым үзеңне.

Кайтмый калсак язын, көзен дө без,
Их, әнкәйләр, өмет өзмәгез.
Сезне сөйгән җан һәм төнебезне
Әфган тауларыннан эзләгез.

Туган якның кырыс кышларыннан
Кыйблаларга очкан кошларга
Иярегез — алар кунып сайрый
Безне басып яткан ташларга.

Исемсез таш булып катканнардан,
Шакал сые булып, ятканнан,
Бөхетлеләр — калай табутында
Туган туфрагына кайтканнар.

Узар еллар, тынар бер яулары,
Туар әле тыныч таңнары.
Нурга күмеп, әни чәче төсле,
Ак түбәле әфган тауларын.

Оставьте комментарий