Син икәнсең (икенче вариант)

Юллар уздым, иллар гиздем,
Юкка гына гизмәдем.
Юллар узып, илләр гизеп,
Мин бит сине әзләдем.

Син икәнсең, син икәнсең,
Гомерем буе әзләгән.
Бу дөнъяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, иллар гиздем,
Кайда гына йөрмәдем.
Сине әзләп йолдызларга,
Айга гына менмәдем.

Син икәнсең, син икәнсең,
Гомерем буе әзләгән.
Бу дөнъяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, иллар гиздем,
Нинди генә илләр юк.
Үз илемдә таптым сине
Син бәгъремә тиңнәр юк.

Син икәнсең, син икәнсең,
Гомерем буе әзләгән.
Бу дөнъяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Оставьте комментарий