Син кал, иркәм, бездә

Син кал, иркәм, бездә, китмә, китмә,
Дустың сине сөеп иркәләр.
Монда атсын синең бәхетең таңы,
Монда тусын матур иртәләр.

Син кал, иркәм, бездә, китмә, китмә,
Без торган җир илһам чишмәсе.
Гомерем язын ал гөлләргә төргән
Кадерле җан, китмә, китмә, син!

Син кал, иркәм, бездә, китмә, китмә,
Бездә рәхәт, бездә ямь генә.
Сиңа булган тиңсез мәхәббәтем
Сүнмәс инде, сүнмәс мәңгегә.

Оставьте комментарий