Сандугач (икенче вариант)

Җырла, егет, киреп киң күкрәгең,
Яңгыратып Уралның буйларын.

Кайда да гына сайрый сандугач,
Су буйкайларында тугайда.

Яшь йөрәккәеңнән чыккан җырлар
Дәртләндерсен Уралның улларын.

Агыйделгә төшеп кармак салдым
Чуртан балык белән сазанга.

Егет кенә чакта даның китсен
Өфе каласына, Казанга.

Оставьте комментарий