Сау бул, җәй

Сау бул, җәй!
Хушыгыз, елгалар!
Хушыгыз, болыннар, кырларым!
Мин сездә туйганчы уйнадым,
Иң матур җырларны җырладым.

Сау бул, җәй!
Хушыгыз, урманнар,
Күкләргә үрләгән учаклар!
Учаклар шикелле яктырып
Хәтердә сакланыр ул чаклар.

Сау бул, җәй!
Хушыгыз, юлларым!
Юллардан инде күп атладым.
Күрдем күп илләрне, җирләрне,
Батырлар исемен ятладым.

Сау бул, җәй!
Чакыра мәктәбем.
Алтыннан — сентябрь юллары.
Барасы юлларым — бик ерак,
Хыялым кояшы — югары.

Оставьте комментарий