Каз өмәсе (икенче вариант)

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Кичәге салдат

Безгә хас түгел күңел бушлыгы, бушлыгы,
Ут булып янам салдат дуслыгы, дуслыгы.
Дуслык, иптәшлек, күңелдә канат,
Дуслыкка тогры кичәге салдат.

Кошлар очырам

Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тамам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.

Кунак

Чыклы юлдан ялан аяклар
Атлый, таптап еллар тузанын.
Санамыйча күпме үткәнен,
Ничә еллар юллар узганын.
Җир һәм күкнең үги баласы,
Кайдан туктап почмак табасы.

Кыш бабай (беренче вариант)

«Һә», — дигәнче үтеп китте,
Еще один год.
Гомер шулай бик тиз үтә,
Не заметишь вот.
Кунакка шушы бәйрәмгә
Приглашаем Вас.
Приходите, приносите
Много күчтәнәч.