Капкам

Җилфер-җилфер искән җилләр,
Җил капканы җимергән.
Теләп алган каза түгел,
Җил хәлләрен кем белгән?
Ник аларсың һаман артса
Җил җимергән капкалар.
Җил җимергән капкаларны
Кемнәр кайтып каккалар?

Кагылма кеше ярына

Ничек кенә теләсәк тә
Гаептән сакланырга,
Булгалый шул күңелләрнең
Адашкан чаклары да.
Кайчак чит бакча гөлләре
Матурырак күренә,
Лэкин тыя бел үзеңне,
Үрелмә син, үрелмә!

Көмеш туйлар

— Кемнәр үтте әле урамнардан,
Кыңгыраулар тагып, пар атта?
Күпме халык бәйрәм итә бүген,
Туйларың да торсын бер якта.