Кыз бала (икенче вариант)

Күгәрченкәй егылып төшкән
Мәчет мәндәрләренә.
Кыз бала тугач та ята
Кайгы мендәрләренә.

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.

Кыз бала кызык ташлый,
Яулыгын салып ташлый.
Кыз бала шуңа бәхетсез,
Үз башын үзе ашый.

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.

Агыйделнең буйларында,
Ак кош аталар микән?
Бәхете булмаган кызга,
Бәхет саталар микән?

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.

Оставьте комментарий