Көт мине (беренче вариант)

Язгы кичләр юмарт була
Сагышка, моңга.
Сагыш, моң, йөрәккә үтеп,
Әйләнә җырга,
Язгы хисләр күңелеңне
Дәшсәләр юлга,
Көтәрмен диген антың бар,
Ялгышма, уйла!

Көткәнсеңдер, әткәй

Көткәнсеңдер, әткәй, кайталмадым,
Читтә йөртте язмыш юллары.
Сиңа атап җырым язылмады,
Ялгышымны соңрак аңладым.

Көтәм сине (өченче вариант)

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Көтәм сине (беренче вариант)

Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың дип мин өмет итәм.
Мин сине һаман көтәм, көтәм.

Көтәм сине (икенче вариант)

Өметемне өзми көтәм сине,
Кайтырсың, дип, бәлки, көзләрен.
Саргайган күк миләш яфраклары,
Саргаядыр минем йөзләрем.
Көтәрмен мин, ахры, гомерем буе,
Өмет учакларым сүнгәнче,
Өннәремдә килеп бер елмайчы,
Төшләремдә чәчкә биргәнче.

Көтәм сине, балам!

Көтәм сине, җырлы язлар килеп,
Кар сулары шаулап акканда.
Көтәм, балам, бакчабызда гөлләр
Матур чәчәкләрен атканда.