Юкка яшәмибез

Бар кешегә игелек эшли алмам
Изгелекләр өчен түләргә
Шуның өчен бер көн дә калдырмай
Тырышам кешеләргә бәхет теләргә.

Юкка яшәмибез яшәмибез
Язсын әле изгелек эшләргә
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Дөнья малын салып алып китәргә

Бу дөньяда яшәү мәгънәсе юк
Рәхәтләнеп эшләр эшең булмаса
Тапкан ризыкларны бергә ашап
Рәхмат әйтеп калыр кешең булмаса

Юкка яшәмибез яшәмибез
Язсын әле изгелек эшләргә
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Дөнья малын салып алып китәргә

Ярдәм кулын сузып барган чакта
Өзелмәсен иде барыр юлыбыз
Һәммәбезгә дә мин чын күңелдән телим
Кешеләр бәхетле булыгыз!

Юкка яшәмибез яшәмибез
Язсын әле изгелек эшләргә
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Кәфенлекнең аның кесәсе юк
Дөнья малын салып алып китәргә

Оставьте комментарий