Кыйгы — Уфа юллары ла,
Җилләп оча тузаны,
Үтә яшьлек еллары шул,
Очкандай юл тузаны.
Кушымта:
Кыйгы — Уфа юллары,
Биек текә таулары,
Кул болгый агачлары,
Сайрый сандугачлары,
Кайтыгыз, диеп, тагын.
Җырлап үтә юлчылары,
Сизми дә юл узганын,
Яше, карты — туганы шул,
Бетмәсен юл — суз аны.
Кушымта.
Бара торгач, сизелми шул
Үткән гомер еллары.
Юл узгандай, гомер уза —
Кала бары җырлары.
Кушымта.