Эх, бураннар туздырып

Аклыкка күзләр чагыла,
Балкый урам, сөенә.
Тыңла әле безне, буран,
Җырлы сөю көенә.
Җәяүле буранны узып,
Йөгерәмен каршыңа.
Ак бураннар урламасын,
Сөйгән ярым, каршыла.

Эргәмдә булсаң икән

Кар бизәге булып кына
Учыңа кунар идем.
Күзләреңнән явын алып,
Бер ялтлап алыр идем!
Күз яшеңә әйләнәр дә
Учыңа калыр идем.

Энҗе карлар

Җир өстенә энҗе карлар ява,
Күңелләрем хискә уралган.
Мәхаббәттән шашып икәү генә,
Йөри идек шулай урамнан.
Төшләремә энҗе карлар керә,
Безнең эздән сукмак салынган.
Тал кызларын хәтта көнләштереп,
Үтә идек чишмә ярыннан.

Эзләмәсәң — табылмас

Ашкынам айлар, еллар,
Сине эзлимен мин,
Кайда гына югалдың?
Һаман белмимен мин,
Ә мәхәббәт
Эзләмичә мәңгегә табылмый,
Йөрәгеңдә ялкыннар кабынмый.