Энҗе карлар ява

Энҗе карлар ява,
Тышта җиләс һава.
Җил күтәрә карлы буранны.

Һаман сине көтәм,
Хәзер ялгыз үтәм
Әлек бергә йөргән урамны.

Энҗе карлар ява,
Мамык карлар ята.
Безне алып киткән юлларда.

Язмыш ерак илтә,
Гомер үтеп китә.
Яшьлек кала моңлы җырларда.

Энҗе карлар ява,
Вакыт алга чаба,
Юллар сырлар сыза йөзләргә.

Юллар артта кала,
Елга буран сала.
Бергә үткән серле әзләргә.

Оставьте комментарий