Дөнья бит ул!

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр.
Мең ел яшәп йолдызлар да
Тәүдә балкыр, азак янар.
Юл күрсәтер адашканга,
Азак күмер булып калыр.

Дәверләр

Яшьлек бит ул — йөгәнсез ат,
Башын бирми дә куя.
Шул дәвер була бер кабат,
Шул дәвер була бер кабат,
Үтсә, килми дә куя.

Дан җырла, шагыйр!

Буе талдай, йөзе айдай, җир сылуы.
Йөрәккә ут кабындыра көлүе.
Күзләреннән, йөзләреннән балкып тора аның
Йөрәгендә якты уйлар йөрүе.

Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.