Дөнья бит ул!

Миннән соң да, беләм, калыр.
Мең ел яшәп йолдызлар да
Тәүдә балкыр, азак янар.
Юл күрсәтер адашканга,
Азак күмер булып калыр.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр.
Дөнья авыр, ләкин матур,
Хушлашуы булыр авыр.
Шунысы бик жәл, миннән соң бит
Бетелмәгән эшем калыр.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр,
Ришвәт биреп калып булмый,
Беркөн, беләм, килер әҗәл.
Ярдәмемә мөхтаҗ булып,
Кемдер калыр, шунсы бик жәл.

Оставьте комментарий