Дыранча

Көянтәсе үзәкле лә,
Чиләкләре бизәкле.
Үтеп киткәч борылып карый,
Шунысы өзә үзәкне.

А-а-а-а-й…
Өй түбәсе дыранча ла,
Давыл чыкса җил ача.

Өстәлләрдә матур көзге…
Өстәлләрдә матур көзге
Күзләрне чагылдыра.
Киткән чакта «сау бул» дигән
Сүзләре сагындыра.

А-а-а-а-й…
Өй түбәсе дыранча ла,
Давыл чыкса җил ача.

Оставьте комментарий