Бирмә мине беркемгә дә

Бирмә мине беркемгә дә,
Калканым бул, яуса ут.
Мәхәббәтне бүлгәләргә
Беркемнең дә хакы юк.

Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән.
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларың белән.

Гөллөр булып сокландыр да
Күңелемне хәйран ит.
Көзләремне язлар ит син,
Кышларымны җәйләр ит.

Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән.
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларың белән.

Бирмә мине беркемгә дә,
Бирмә хәтта үлемгә.
Сокландыр гел, ашкындыр гел,
Йолдызлар сип күңелгә.

Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән.
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларың белән.

Оставьте комментарий