Бик сагындым уйчан күзләреңне,
Минем өчен алар бер генә;
Белмим, тагын кем бар икән җирдә
Төшенүче алар серенә.
Бик сагындым уйчан күзләреңне,
Бер көн миңа бер ел тоелды;
Мине уйлап юксынганда, иркәм,
Сиңа да һай шулай кыенмы?
Мин юаныч табам күңелемә
Сагынулы җылы хатыңнан.
Яңгырдан соң чыккан кояш кебек,
Кавышу килә сагыну артыннан.