Туган тел (икенче вариант)

Мин халкымның чәчәк күңеленнән,
Бал кортындай, энҗе җыямын,
Җыямын да — җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Алмачуар

Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
Томырылып чапкан ярсу алмачуар
Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.

Һәрвакыт күңелемдә

Онытылып куям мин,
Сагынып туялмыйм,
Эндәшәм исмеңне
Чит-ятка кайчакта.
Күңелне тыям мин,
Йөрәкне тыялмыйм,
Белсәм дө ул көннәр
Калганын еракта.