Безнең бәйрәм

Ерак калды давыл,

Күкрәп үтте яулар…
Шаулар безнең җиңү,
Мәңгелеккә шаулар!

Бөтен тирә-якта
Бүген әйлән-бәйлән:
Кара көннәр артта,
Якты безнең бәйрәм,
Якты безнең бәйрәм!

Бәйрәм итә бүген
Дуслык теләгәннәр.
Сугыш күрмәсеннәр,
Сугыш күрмәгәннәр.

Әйлән әйдә, дөнья,
Тынычлыкка әйлән!
Дөнья халкы, тыңла:
Бүген бездә бәйрәм,
Бүген бергә бәйрәм!

Җиңү хөрмәтенә
Күтәр бәйрәм котлап!
Безнең бокаллардан
Дөнья торсын чыңлап!

Ләйсән булып төште
Безгә бүген бар ямь, —
Язның үзе төсле
Матур безнең бәйрәм,
Матур безнең бәйрәм!

Оставьте комментарий