Кайда син, гармун?

Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Кояш шәһәре

Ташкентта да төяп куймаганнар,
Мал табалар түгеп тир белән,
Күк капусы ачылганны көтеп,
Алданганнарны да мин беләм.

Комсомол (икенче вариант)

Ил чакырган чакларда,
Менеп ярсу атларга,
Юлга чыккан кем соң ул?
Үлем килсә дә үлмәс,
Җиңелмәс һәм баш имәс
Комсомол, комсомол!