Уйларымда син генә
Хушлаштың да килми калдың,
Калдың күңелләремдә.
Үзең ишетмисең генә
Исемең телләремдә.
Хушлаштың да килми калдың,
Калдың күңелләремдә.
Үзең ишетмисең генә
Исемең телләремдә.
Урманнарга кергән идем,
Уйланып йөргән идем.
Агыйделнең уртасында
Агымга йөзгән идем.
Ниләр уйлап йөрисең син,
Менә бу минутларда.
Күмер булыйм учагыңда,
Янсаң минем утларда.
Син минем хыялымда
Миңа елмайдың да,
Күземә карап, мине чакырдың.
Мин әзрәк оялдым да,
Кулымны суздым да
Язмышымны сиңа тапшырдым.
Ләкин бу әле хыял гына…
Яз яшәртә икән күңелләрне,
Яшьләр белән тула күл буе.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп
Шаулар икән тагы кем туе.
Бер җылы сүзең, татлы сүзең
Көч бирә, нур өсти күңелемә.
Мәңгелек йолдызлар булып син
Сибелдең бар дөньям күгенә.
Күтәрелде аккош зәңгәр күлдән,
Күтәрелде кабат төшмәскә.
Давылларга каршы очасы бар,
Төнбоеклар гаеп итмәсләр.
Кошлар моңын тыңлыйм, сахраларда
Ак чәчәкләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем күп калды бит,
Чәчәк арасына төрелеп.
Китмәдең ялгыз калдырып.
Вәгъдәләр биреп киттең.
Яшәве йөрәк яндырып
Шуңа да бигрәк читен.
Яшьлегебез үтеп бара —
Балдак алышкан чаклар.
Синең балдак, минем балдак
Мәхәббәтебез саклар.