Туй атлары узганда

Яз яшәртә икән күңелләрне,
Яшьләр белән тула күл буе.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп
Шаулар икән тагы кем туе.

Көмеш дага ут чыгара,
Туй атлары узганда.
Истәлеккә эз калдырдык
Шул юлдагы тузанда.

Юл буенда үскән ак каеннар,
Бәхет теләп озатып калалар.
Җиз кыңгырау, гармун тавышыннан
Туй атлары ярсып чабалар.

Көмеш дага ут чыгара,
Туй атлары узганда.
Истәлеккә эз калдырдык
Шул юлдагы тузанда.

Көтә алда озын тормыш юлы,
Җитәкләшеп җырлап узыгыз.
Саф мәхәббәт әгәр юлдаш булса,
Килеп җитәр алтын туегыз.

Көмеш дага ут чыгара,
Туй атлары узганда.
Истәлеккә эз калдырдык
Шул юлдагы тузанда.

Оставьте комментарий